news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга беренче тапкыр Омск курчак театры килә

Казанда балалар өчен “Двенадцать месяцев”, “Хочу быть большим” һәм олылар өчен “Ночь перед Рождеством” спектакльләре булачак.

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). Казанга беренче тапкыр Омск курчак театры килә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

11-15 апрель көннәрендә “Арлекин” Омск дәүләт курчак, актер, битлек театры белән алмаш гастрольләр булачак. Иҗади сәфәр “Балалар һәм яшьләр өчен зур гастрольләр” Федераль гастроль эшчәнлегенә ярдәм үзәге проекты булышлыгы белән оештырыла. Омски театры Казанга балалар өчен С.Маршакның “Двенадцать месяцев” һәм Г.Цыферовның “Хочу быть большим” һәм зурлар өчен Н.В.Гогольның “Ночь перед Рождеством” спектакльләрен алып киләчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры себердә Н.Гернетның “Царевна - лягушка”, Л.Савчукның «Хаврошечка» һәм өлкәннәр өчен А.Цагарелиның “Ханума” комедия-водевилен тәкъдим итәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot