news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга «Бердәмлек көче» гуманитар автойөреше катнашучылары килде

Казанга «Бердәмлек көче» гуманитар автойөреше катнашучылары килде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Татарстан башкаласына «Бердәмлек көче» төбәкара гуманитар автойөреше катнашучылары килде. Автойөрешне оештыру комитеты рәисе Александр Беликов билгеләп үткәнчә, проект Россия төбәкләрен Курск өлкәсенә ярдәм күрсәтү өчен берләштерә.

«Безнең проект Россия төбәкләрен махсус хәрби операция катнашучыларына, госпитальләргә һәм Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен берләштерүгә юнәлтелгән», - дип белдерде җәмәгать эшлеклесе.

Ул бер зур фура Курскига җибәрелде диде. Шулай ук колонна составында өч автомобиль бара, алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырылачак, дип сөйләде Беликов.

Аның сүзләренчә, проектта катнашучылар Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстанга килергә һәм Мәңгелек утка чәчәкләр куярга планлаштырган.

«Баштан ук шулай планлаштырылган иде. Әмма безнең гуманитар конвой Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, һәм без мондый акцияләрне һәрбер төбәктә уздырабыз», - дип өстәде Беликов.

Автойөрештә катнашучылар бүген Җиңү паркында чәчәкләр кую тантанасына кушылды. Бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot