Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга белгечләр йогышлы чирләр буенча төбәкара конференциягә җыела
Конференция кысаларында, Идел буе федераль округы субъектларында йогышлы чирләр буенча штаттан тыш баш белгечләр киңәшмәсе узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Казанда “Йогышлы патологияләрнең актуаль мәсьәләләре” темасына Идел буе федераль округы I Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференциянең максаты - йогышлы авыруларны дәвалау буенча тәҗрибә уртаклашудан гыйбарәт. Конференция кысаларында Идел буе федераль округы субъектларында йогышлы чирләр буенча штаттан тыш баш белгечләр киңәшмәсе узачак.
Конфереция эшендә округ төбәкләреннән йогышлы авырулар өлкәсендәге белгечләр, эпидемиологлар, терапевтлар, гомуми практика табиблары, педиатрлар, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстанның әйдәп баручы галимнәре, югары медицина уку йортларының профильле кафедраларыннан фәнни хезмәткәрләр катнаша.
Конференция кысаларында тын юллары йогышлы чирләре, вируслы гепатит, ашказаны-эчәк трактының йогышлы авырулары, үзәк нерв системасының йогышлы чирләре, герпес инфекцияләре, йогышлы чирләрнең иммунопрофилактикасы һәм башка мәсьәләләр каралачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз