news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Башкортстаннан татар язучылары килде

Каләм әһелләре башкалабызда ике көн кунак булачак һәм төрле чараларда катнашачак.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). Бүген Казанга Башкортстаннан татар шагыйрьләре килде. Каләм әһелләре башкалабызда ике көн кунак булачак һәм төрле чараларда катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

"Татар-информ" элегрәк хәбәр иткәнчә, бүген  13.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында «Башкортстанда татар әдәбияты үсештәме?» дигән темага матбугат конференциясе оештырыла. Анда Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, шагыйрь Илдус Фазлетдинов, Баязит Бикбай исемендәге әдәби премия лауреаты язучы Закир Әкбәров һәм «Тулпар» журналының проза бүлеге мөдире, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Дилбәр Булатова катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.

Аннары “Мәдәни җомга” газетасында һәм “ Казан утлары” журналында коллектив белән очрашулар билгеләнгән. Кичен Башкортстан кунаклары күңел ачу программасы кысаларында К.Тинчурин исемендәге театрда Туфан Миңнеллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” спектаклен караячак.

Иртәгә, 22 мартта, Башкортстан шагыйрьләре “Манзара”тапшыруында катнашачак. Көндез Казаннның истәлекле урыннары буйлап экскурсия оештырылачак. Кичен исә “Казан” милли мәдәният үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әдәби-музыкаль кичәсе булачак.

Чарада язучылар Марат Кәримов, Закир Әкбәров, Рәфис Зыязетдинов, Илдус Фазлытдинов, Венера Мәҗитова, Асия Яппарова. Әлфир Якупов, Ринат Апачев, Заһит Мурсиев, Нурлан Ганиев, Наил Хәкимов, Дилбәр Булатова; җырчылар «Фәридә-Алсу» дуэты, Рөстәм Асаев, Рәдиф Зарипов, Айрат Халиков, Вәсил Галимов, Нурия Басыйрова, Хәлимә Якупова, Айзат Шәйхелмарданов катнашачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100