news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Башкортстаннан килеп йортлар басып йөрүче каракны тоткарлаганнар

Ул урланган бөтен әйберләрне шәһәр ломбардларына тапшырган.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстаннан килеп йортлар басып йөрүче каракны Казанда тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Полициягә шәһәрдә яшәүче бер кеше мөрәҗәгать итеп, йортына подвал аша караклар керүе хакында әйткән. Алар өйдән ике телевизор, хуҗаның шәхси әйберләрен һәм акчасын урлап чыккан.

Полицейскийлар каракларның эзенә бик тиз төшкән. Аларны Оренбург трактындагы бер йорт янында тоткарлаганнар. Караклар 23, 26 һәм 27 яшьлек өч егет булып чыккан. Алар барысы да гаепләрен таныган һәм урланган әйберләрне шәһәрнең Яңа Савин районындагы ломбардка тапшыруларын әйткән.

Соңрак тоткарланучыларның берсе – 23 яшьлек Башкортстан кешесенең Казанның Киров, Идел буе һәм Авиатөзелеш районнарында тагын биш йортны «чистартып чыгу»да катнашы булуы ачыкланган. Ул үз гаебен таныган һәм барысын да тәфсилләп сөйләп биргән.

Аны суд карары нигезендә сак астында калдырганнар. Караклыкта шикләнелүче тагын ике егеткә шәһәрдән беркая да китмәскә кушканнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot