Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары җыела башлады
Казанга Россиянең 41 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 750 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре килүе көтелә.
(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Бүген Казанга VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына делегатлар җыела. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бөтендөнья татар конгрессы 2018 елның 1-3 март көннәрендә VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 41 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 750 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыела.
“Казан” милли-мәдәни үзәгендә иртәдән башлап килгән катнашучылар теркәлү уза. Хәзерге вакытта Башкортстан, Мордовия, Чуваш республикаларынан Пермь, Түбән Новгород, Новосибирск, Волгоград, Курган, Киров, Саратов өлкәләреннән вәкилләр килеп җитте, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз