news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Бөтендөнья татар конгрессы утырышына төбәкләрдән катнашучылар килә башлады

28-29 ноябрьдә башкалада Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы узачак.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Казанга Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышында катнашучылар килә башлады. Хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында утырышка катнашучыларны теркәү бара. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш эшендә Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, Татарстан Республикасы хакимияте вәкилләре катнашуы көтелә.

Киңәйтелгән утырыш программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2018 елга эш планын кабул итү булачак. Шулай ук программада пленар утырыш, “Татар рухы һәм каләм” Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү, этномәдәни проектларны тормышка ашыру өчен бирелә торган хөкүмәт грантларына һәм иҗтимагый оешма теркәү мәсьәләләренә кагылышлы семинар-киңәшмә үткәреләчәк.

Шулай ук катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган. Алар Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакль караячаклар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100