Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга бөтен дөньядан 150 эшмәкәр киләчәк
Июльдә Татарстан башкаласында һәм Иннополиста җанатар-бизнесменнар арасында футбол буенча махсус Дөнья чемпионаты узачак.
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Казанга җанатар-бизнесменнар арасында футбол буенча TIDA Business Cup 2018 махсус Дөнья чемпионатына бөтен дөньядан 150 инвестор һәм эшмәкәр киләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.
“Анда Америка, Германия, Мексика һәм башка илләр бизнесменнары катнашачак. 150ләп кеше булыр дип көтелә”, - диде чемпионат оештыручы.
Турнир Казанда һәм Иннополиста 4 − 6 июльдә узачак. Оештыручылар бөтен дөньядан килгән инвесторлар һәм эшмәкәрләр өчен футбол матчлары һәм бизнес-форум әзерләгән.
"Татарстандагы инвестицион климат, Россиядә инвестицияләр җәлеп итү һәм бизнес алып бару өчен яхшы урын турында сөйләү өчен барлык мөмкинлекләрне дә кулланырга кирәк дип уйлыйм. Без җитештерүчеләр өчен яңа базарлар табарга омтылырга тиеш. Безнең бизнесменнар өчен – ул сәүдә операцияләре буенча килешү мөмкинлеге. Нәтиҗәдә болар барысы да инвестицияләргә йогынты ясый. Бу стратегик характерга, киләчәккә эшләү”, - дип аңлатма бирде Талия Миңнуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз