news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга “Айсылу” тоннель казу комплексы килә

Әлеге комплекс Казан мэриясе заказы буенча Франциянең «NFM Technologies» компаниясе тарафыннан эшләнгән

(Казан, 5 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Бу атнада “Айсылу” тоннель казу комплексы Казанга килеп җитәчәк. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына “Казметрострой” муниципаль унитар предприятиесеннән хәбәр иттеләр.
Искәртеп узабыз, Казан метро төзүчеләре “Айсылу” дип исемләгән тоннель казу комплексы Казан мэриясе заказы буенча Франциянең «NFM Technologies» компаниясе тарафыннан эшләнгән. Машина Казан метросының икенче чираты тоннельләрен казыячак. Июль аенда Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов һәм “Казметрострой” муниципаль унитар предприятиесе башлыгы Марат Рәхимов Франциянең Ле Крезо шәһәрендә яңа тоннель казу комплексын кабул итү актын имзалады.
Соцгородтагы “Завод” станциясендә машинаны монтажлау өчен мәйданчык әзерләнгән инде. Аның авырлыгы – 590 тонна, озынлыгы 100 метр тәшкил итә. Комплекс аена 250 метрга кадәр тизлек белән тоннель казый ала. “Айсылу” “Завод” станциясеннән “Мәскәү” станциясе юнәлешендә тоннель казыячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100