news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга авиашоуга «Стрижи» төркеме килде

27 октябрьдә «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданда югары пилотаж төркеме үз осталыкларын күрсәтәчәк.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Республика башкаласына "Стрижи" югары пилотаж авиацион төркеме «Контракт буенча хезмәт - синең сайлау» акциясендә катнашу өчен килде. Бу турыда Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Стрижи» Мәскәү өлкәсенең Кубинка авиабазасыннан Борисоглебск аэродромы территориясенә төштеләр. Биредә алар 4 көн тренировка очышлары ясаячак.

27 октябрьдә «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйдан өстендә авиация төркеме команда һәм ялгыз пилотажда үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Акцияне Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы оештыра.

  • «Татар-информ» агентлыгы агитация акциясендә танылган башкаручы Натан чыгыш ясаячак, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot