news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Астана – Париж веломарафонында катнашучылар килде

Пилотлары белән парлап 16 күрмәүче 5 мең чакрым араны, 30 шәһәр һәм 6 илне узачак.

Казанга Астана – Париж веломарафонында катнашучылар килде
Султан Исхаков

(Казан, 13 август, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Казанга 4 августта Астанада старт алган “Чикләрсез спорт” социаль проекты Blind Race Astana – Paris күрмәүче катнашучылары килде. Сәяхәт вакытында 16 марафончыга 5 мең чакрым араны, 30 шәһәр һәм 6 илне узарга кирәк булачак.

Веломарафонда катнашучы Ильяс – яртылаш татар, яртылаш – немец. Ул бөтенләй диярлек күрми. Аның үз гаиләсенең тамырлары булган җирне күрәсе килгән. “Минем Казанны тотып карыйсым, аның һавасые сулыйсым, тәмен тоясым килә. Бу минем хыял иде. Татарстанда су бик тәмле, миңа монда ризыклар бик ошады”, - диде Ильяс.

Күрмәүчеләр велотандемнарда бара – руль артында күрә торган пилот, аның артындагы кеше “стокер” дип атала. Проект булдырылганнан бирле анда катнашучылар атна саен күнегүләр уздырган.

“Чикләрсез спорт” социаль проектын һәм веломарафонны оештыручыларның берсе - Данияр Базарбек. Ул өч ел элек проектта абыйсы һәм берничә дусты гына булуын әйтте. “Хәзер безне беләләр. Команда 16 кеше составында Астанадан Парижга бара”, - диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100