news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга АСЕАН саммитының беренче кунаклары - Шикәр һәм Уңыш исемле филләр килде

Казанга АСЕАН саммитының беренче кунаклары - Шикәр һәм Уңыш исемле филләр килде
Фото: Рөстәм Миңнехановныж МАКС мессенджерындагы каналыннан

Татарстан башкаласына ике фил китерделәр – Лаос җитәкчелегенең Россия Президентына бүләге, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС мессенджерындагы каналында.

Фото: © Рөстәм Миңнехановныж МАКС мессенджерындагы каналыннан

«АСЕАН саммитының беренче кунаклары инде Казанда. Таныш булыгыз, Шикәр һәм Уңыш исемле филләр», - диелә постта.

Хәбәр ителгәнчә, филләр озын очышны яхшы кичергән һәм хәзер алар Казан зоопаркында. 4 һәм 5 яшьлек фил кызлары саммит символы булып калачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot