Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга Алматыдан беренче пассажир поезды килде
Әлеге поезд Алматы – Казан – Алматы маршруты буенча атнасына бер тапкыр ел әйләнәсе йөриячәк.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген 5.40 сәгатьтә «Казан-1» тимер юл вокзалына Казахстанның Алматы шәһәреннән беренче халыкара пассажир поезды килде, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Казахстанның мактаулы тимер юлчысы Нурислам Сөләйманов.
Поезд Казахстаннан 12 декабрьдә кузгалган. Ул Караганда, Астана, Көкшетау, Петропавловск, Чиләбе, Курган һәм Екатеринбург шәһәрләре аша Казанга 62 сәгать эчендә килеп җиткән.
Әлеге поезд Алматы – Казан – Алматы маршруты буенча атнасына бер тапкыр ел әйләнәсе йөриячәк. Ул Казахстаннан сишәмбе көннәрендә кузгалып китеп, җомга көнне Татарстанга килеп җитәчәк. Казаннан исә җомга көнне кузгалып, дүшәмбедә Алматыда булачак.
«Поезд Казахстан Татар һәм башкорт конгрессы үтенече белән формалаштырылды. Алар моннан ярты ел элек Казанга туры маршрут ачуны сорап мөрәҗәгать итте, моңарчы пассажирларга берничә тапкыр күчеп утырырга туры килә иде. Һәм Казахстан Республикасы Бәйсезлеге көне алдыннан беренче поездны җибәрделәр», - диде Нурислам Сөләйманов.
Халыкара маршрут совет елларында популяр булса да, СССР таркалу белән ул бетерелә.
«Әлеге маршрутны ачу турындагы мәсьәләне ярты ел буе бергәләп хәл иттек. Киләчәктә ул тагын да камилләшер, пассажирлар саны да артыр дип өметләнәм», - диде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз