news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга Александр Коновалов килә
Казанга Россия нейрохирурглары ассоциациясе президенты, илебезнең баш нейрохирургы, Россия Фәннәр һәм медицина фәннәре академияләре академигы, Бурденко исемендәге нейрохирургия институты директоры Александр Коновалов килә
Скопировать ссылку
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсе белән танышу һәм Бөтендөнья нейрохирургия җәмгыятьләре курсларын оештыру мәсьәләсен күтәрү максатыннан, Казанга Россия нейрохирурглары ассоциациясе президенты, илебезнең баш нейрохирургы, Россия Фәннәр һәм медицина фәннәре академияләре академигы, Бурденко исемендәге нейрохирургия институты директоры Александр Коновалов килә.
Бүген эшлекле визит кысаларында Мәскәү вәкиллеге Төбәкара клиника диагностика үзәге белән танышачак. Кунакларны Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов озатып йөриячәк. Экскурсия дәвамында нейрохирургия бүлеге мөдире Андрей Алексеев үзәктә нейрохирургия ярдәмен күрсәтүнең торышы турында мәгълүмат бирәчәк. Шулай ук кунаклар нейрохирургия, ангиография операцияләре заллары һәм кардиореанимация бүлеге белән танышыр дип көтелә. Татарстанлыларга нейрохирургия өлкәсендә ярдәм күрсәтү һәм кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәген булдыру турында профессор Динә Хәсәнова сөйләячәк.
Билгеле булганча, Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең нейрохирургия бүлеге Татарстанда нерв авырулары, нейроонкология, эпилепсия, нерв системасы зәгыйфьлеген дәвалаганда югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү клиникасы булып санала. Казан нейрохирургиясе уңышлары профессор Александр Коновалов тарафыннан югары бәяләнгән. Үзәкнең нейрохирургия буенча баш белгече профессор Валерий Данилов Россия нейрохирурглары ассоциациясе вице-президенты итеп сайлана.
Казанга килгән вәкиллек составында Бурденко исемендәге нейрохирургия институты директоры урынбасары, академик Александр Потапов, медицина фәннәре докторы, институтның оештыру бүлеге мөдире Сергей Таняшин киләчәк. Нейрохирургия институты хезмәткәрләре шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга, югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү буенча белгечләрне Укыту-методик, Җәрәхәтләрне дәвалау үзәкләрен карарга планлаштыра. Бу турыда Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2