news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга АКШ Халыкара белем бирү институты делегациясе килде

Халыкара белем бирү институты Россиядә “Фулбрайт” программасын гамәлгә ашыра

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). 2-4 мартта Казанда АКШ Халыкара белем бирү институты делегациясе визиты булачак.
Америка делегациясе составында Халыкара белем бирү институты президенты Аллан Гудман, шулай ук Американың әйдәп баручы университетлары җитәкчеләре бар. Бу программада катнашучылар визит кысаларында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән очрашачак. Америка белгечләре республиканың Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт технология университеты һәм Казан дәүләт техник университеты кебек вузларда булачак, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot