news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга АКШ дәүләт секретаре килде

Хиллари Клинтон Россиягә рәсми визитының икенче көнендә Татарстан башкаласында

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Казанга Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре Хиллари Клинтон килде. “Казан” халыкара аэропортында АКШ дәүләт дипломатиясе җитәкчесен Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының урынбасары – ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
Татарстан Президенты АКШ дәүләт секретарен сәламләп чәчәк бәйләме бүләк итте.
Казанга Хиллари Клинтон белән бергә Америка журналистлары төркеме дә килде. АКШ дәүләт секретаре аэропортта «ВВС» һәм «CNN» телеканалларына интервью бирәчәк, аннары Казан Кремленә барачак.
Казанда Хиллари Клинтонның Татарстан Президенты белән очрашуы планлаштырылган. Очрашуда Татарстан белән АКШның икътисади хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында сүз барачак. Шулай ук АКШ дәүләт секретаре Казан дәүләт университеты студентлары һәм укытучылар белән фикер алышырга ниятли.
АКШ Дәүләт департаментында Ауропа буенча сәфәрнең соңгы ноктасы итеп Казанны сайлауны шәһәрдә “толерантлыкны ныгыту” буенча Татарстан тәҗрибәсе турында белергә мөмкин булу белән аңлаттылар. Казанда “Россия Федерациясенең күп милләтле һәм күп конфессияле ил булуын күреп ышанырга була”, - дип саный Америка дипломатлары.
Хиллари Клинтон ике көндә РФ Президенты Дмитрий Медведев һәм үзенең Россиядәге хезмәттәше Сергей Лавров белән мөһим сөйләшүләр алып барырга өлгерде. Яклар Россия белән АКШ хезмәттәшлеге яңа дәрәҗәгә чыга, дип белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100