news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга агитация поезды килде, анда Саклану министрлыгы белән контракт төзергә мөмкин

Бүген Казан вокзалына «Хакыйкать дөреслектә» («Сила в правде») агитация поезды килде. Аның вагоннары махсус хәрби операциягә багышланган экспозициягә әверелгән. Ватан тарихы һәм башка патриотик темаларга багышланган вагоннар, хәтта сугыш техникасы белән аерым платформа да бар.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Поезд составында «Бу көннәрнең даны сүрелмәс» вагонында Бөек Ватан сугышы чорындагы корал үрнәкләре һәм хәрби техника макеты куелган. Коры җир гаскәрләре, Һава-десант гаскәрләре, Хәрби-Диңгез флоты, Һава-космос көчләре, РФ Кораллы көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе, Россия Саклану министрлыгының Мәдәният департаменты, Яшь армия экспозицияләре белән вагоннар бар. Шулай ук кадрлар Баш идарәсенең «Контракт буенча хәрби хезмәт - көчле рухлылар сайлавы» тематик вагоны эшли.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Күчмә состав берәмлекләренең берсе контракт буенча хезмәт итүгә багышланган. Яшьләр поездда контракт төзи алсын өчен, шәһәрдән шәһәргә даими рәвештә мәгълүмат эше алып барыла. Һәр шәһәрдә Россия Федерациясе Саклану министрлыгы белән 6-8 контракт төзелә. Бу вагондагы вәкилләр Саклану министрлыгының кадрлар Баш идарәсе белән бергә кураторлык итә», - дип уртаклашты «Хакыйкать дөреслектә» поезды эшелоны начальнигы урынбасары Олег Широков.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Шулай ук вокзал платформасында корал һәм техника күргәзмәсе урнаштырылган мәйданчык, шулай ук контракт буенча хезмәт итүгә багышланган агитация палаткасы җәелдерелә, анда килүчеләр хезмәт шартлары белән таныша һәм РФ Кораллы Көчләре сафларына керә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100