Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга «Абилимпикс» чемпионаты призерлары кайтты
Татарстан яшьләре 17 медаль алып кайтты, җидесе – алтын.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Казанга «Абилимпикс» чемпионаты призерлары кайтты. Татарстан яшьләре гомумкоманда зачетында бронза медаль, ә шәхси зачетта республика вәкилләре 17 медаль (7 алтын, биш көмеш һәм 5 бронза) алган. Татарстан башкаласында вокзалда яшь спортчыларны республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов каршы алган.
«Безгә мөмкинлекләре чикле яшьләрнең икътисадта мөһим урын биләүләрен күрсәтү мөһим иде. Без барысының – өлкәннәрнең һәм балаларның игътибарын төшенкелеккә бирелмәскә кирәклегенә җәлеп итәргә теләдек. Юкка гына киләсе ел эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителмәгән», — диде Рафис Борһанов.
Татарстан данын 32 катнашучы яклады һәм алар «Абилимпикс» төбәк этабы финалистлары булдылар. Яшьләр үзләрен бисердан үрү, ыргак белән бәйләү, чәчттараш сәнгате, ресторан сервисы, фотограф-репортер категорияләре буенча сынап караган.
Гомумән алганда Мәскәүдә чемпионатта 1,2 мең яшь профессионал катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз