news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга 2018 елда синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын үткәрергә тәкъдим иттеләр

Россия Синхрон йөзү федерациясеннән шундый хат килде.

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казанга 2018 елда өлкәннәр арасында синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын үткәрергә тәкъдим иттеләр. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова «Татар-информ» агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Күптән түгел генә без Россия Синхрон йөзү федерациясеннән хат алдык, анда 2018 елның 24-28 апрель көннәрендә Казанда өлкәннәр арасында синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын үткәрергә тәкъдим ителә», - дип белдерде Павлова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100