news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга 19 яңа, уңайлы плацкарт вагоннар кайтты

Яңа вагоннар Казан – Мәскәү һәм Казан-Санкт-Петербург поездларына кушылачак.

Казанга 19 яңа, уңайлы плацкарт вагоннар кайтты
архив, Владимир Васильев

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан башкаласына 19 яңа, уңайлы плацкарт вагоннар кайтты. Алар № 1/2 Казан – Мәскәү (элеккеге “Татарстан”) һәм № 133 Казан –Санкт-Петербург поездларына кушылачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Горький тимер юлының төбәк идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Черемнов әйтте.

“Яңа вагоннар Казан – Мәскәү һәм Казан – Санкт-Петербург рейсы поездларына кушылачак. Бу составта булган вагоннар, безнең участокта кала. Алар пассажирларга күрсәтелә торган барлык таләпләргә дә җавап бирә. Алар башка поездлар арасында бүленәчәк”, - диде спикер.

Яңа вагоннар кондиционерлар һәм видеокүзәтү системалары, биобәдрәфләр белән җиһазландырылган. Wi-Fiга чыбыксыз тоташу да каралган.

Пассажирлар уңайлыгы өчен вагоннарда электр розеткалары саны арткан, мобиль телефоннарны һәм башка җиһазларны зарядкага кую өчен USB-уемнары урнаштырылган. Вакытны һәм температураны күрсәтә торган электрон таблолар да бар.

Александр Черемнов хәрәкәт итү составының ел саен яңарып торуны да әйтте. “Пассажирлар йөртүдә яхшы гына состав эшли”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100