news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«KazanForum»ның мәдәни программасында татар фильмнары күрсәтеләчәк

«KazanForum»ның мәдәни программасында татар фильмнары күрсәтеләчәк
фото: "Татар-информ" архивы

«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» ХV Халыкара икътисади форумының мәдәни программасында Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтеләчәк.

«Форум өчен «Татаркино» оешмасы соңгы елларда төшерелгән өч иң яхшы киноны сайлап алды. 15 - 17 май көннәрендә аларны форум кунаклары гына түгел, теләгән һәр кеше карый алачак», – дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.

15 майда режиссерлар Айназ Мөхәммәтҗанов һәм Рәмис Нәҗмиев төшергән «Ибн Фадлан» тулы метражлы фильмы күрсәтелә. 16 майда Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмын, 17 майда Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаровның «823-й километр» фильмын карарга мөмкин.

Сеанслар 18:00 сәгатьтә башлана.

Барлык фильмнар инглиз теленә субтитрлар белән күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot