news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«KazanForum»га күзәтү: Малайзия премьерыннан – татарча шигырь, болан итеннән – каһвә

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының соңгы көне. «Татар-информ»ның баш мөхәррире урынбасары Зилә Мөбәрәкшина форумда иң истә калган күренешләргә күзәтү ясый.

«KazanForum»га күзәтү: Малайзия премьерыннан – татарча шигырь, болан итеннән – каһвә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Малайзия премьеры Әнвәр Ибраһим татар телендә Габдулла Тукайның «Тормыш» шигырен укыды

Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә Россия белән ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне актив коручы субъект буларак Татарстанга аерым рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Чыгышында ул татар шагыйре Габдулла Тукайның «Тормыш» шигыреннән өзек укыды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Әнвәр Ибраһим «Бу тормыш кем белән туктар талаштан? Сугыш син һич тә армас-туктамастан» – дигән юлларны укып үтте. Татар халкы һәрвакыт нык торды һәм беркайчан да бирешмәде. Без бу рухны Татарстанда һәм Россиядә күрүебезне дәвам итәбез. Мин татар телем өчен гафу үтенәм, ләкин аны яхшыртыр өчен тагын берничә көнем булачак әле», – диде Әнвәр Ибраһим.

Малайзия Премьер-министры республиканың икътисадны үстерүгә һәм ныгытуга соклануын әйтте. Ул шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның керткән өлешен билгеләп үтте: «Сезнең энергетикага сокланам. Бернинди яңа сугышлар һәм санкцияләр Россия белән бергә булган ислам дөньясын дөрес юлдан читкә этәрә алмаячак», –диде Әнвәр Ибраһим.

«Әйдәгез, икътисадтагы көчебезне ныгыту өчен бергәләп эшлик. Азык-төлек иминлеге, цифрлы үсеш, нефть химиясе һ.б. өлкәдә. Бер-беребездән өйрәник һәм әлеге компетенцияләр нигезендә ныклы нигез төзик», - дип өндәде ул.

Премьер хәләл индустриясен һәм ислам финансларын үстерүгә аерым игътибар бирде. «Бу процентсыз кредитлар мәсьәләсе генә түгел, финанс инновацияләре мәсьәләсе дә. Алар безгә мөселман дөньясына икътисади яктан альтернатива тәкъдим итә», – дип йомгаклады Әнвәр Ибраһим.

Болан ите кушылган каһвә

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Красноярск крае Норильск шәһәреннән Сергей Сербин кунакларга болан ите кушылган каһвә тәкъдим итте.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Безнең якларда болан итен, төрле җиләкләрне, яңа пешкән балыкны яратып алалар. Кешеләр бу ризыкларны гомер буе ашый, чөнки файдалы. Монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Ә «KazanForum» кунаклары безнең эчемлекләр белән бик тә кызыксынды. Барлык эчемлекләребез бездә үскән нарат җиләге, күк җиләк, саз җиләге һәм болан итеннән сироп кулланып эшләнә. Без бу эчемлекне патентладык», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, болан ите кушып ясалган каһвәдә гаҗәпләнерлек берни дә юк. «Дөрес, бу – экзотика. Без төрле тәмләр белән тәҗрибәләр ясап карарга яратабыз, кунакларга Арктиканың сулышын тоярга мөмкинлек бирәсе һәм барысына да яхшы таныш булган каһвәнең яңа якларын күрсәтәсе килде. Ялгышмаганбыз: кешеләрнең нәкъ менә шушы эчемлеккә зур кызыксынуы бар. Шулай итеп, максатыбызга ирештек тә – кыргычтан чыгарылган болан ите кушып ясалган каһвәбез булды», – диде Сергей Сербин.

«Тәҗрибә буенча без нинди какланган болан итен алырга, аны кайсы күләмдә кулланырга кирәклеген беләбез. Болан ите кушып ясалган каһвәне шунда ук эчәргә кирәк. Әзерләүгә килгәндә, иң мөһиме – дөрес пропорцияләрне саклау. Барлык ингредиентлар без уйлаганча тәмле булсын өчен кирәкле күләмдә үлчәнгән», – дип аңлатты ул.

Төркиядән килгән эшкуар уен коралларын ясау остасыннан сазларны сатып алып киткән

Музыка уен коралларын ясаучы, Биектау районы Коркачык авылыннан Җәмил Вилданов уен кораллары берәр-берәр данә ясала, шуңа да кыйбат тора, дип аңлатты. Әмма кыйбат булуга карамастан, Төркиядән бер эшкуар ике сазны сатып алып киткән.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Кунаклар арасыннан да кызыксынучылар бар. Визит карточкаларын алалар, бәяләр белән кызыксыналар. Әлбәттә, очсыз түгел. «KazanForum»да өченче тапкыр катнашам. Берьюлы Төркиядән килгән бер эшкуар берничә уен коралын сатып алып китте. Аларда да сазлар бар. Нигездә, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентларына ясыйбыз. Музейларга да ясарга туры килә. Алар эксклюзив – бер-бер данәләп эшләнгән музыка уен кораллары», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул әлеге музыка уен коралларын гаилә остаханәсендә эшләнгәнлеген әйтте. «Думбра, гөслә, кыл-кубыз һ.б. борынгы уен коралларын торгызабыз. Моның өчен музейларга мөрәҗәгать итәбез, сызымнар табабыз. Мәсәлән, кыл-кубыз ислам дине кергәнче Болгар җирлегендә булган. Уен коралларын татар милли бизәкләре белән бизәп ясыйбыз, чөнки үзем рәссам», – диде Җәмил Вилданов.

«Улым Фәнил Вилданов тамак төбе белән җырлый башлагач, Монголиядә кулланыла торган уен коралы ясап бирдем. Шуннан соң думбра, кыл-кубыз белән кызыксына башладым. Бу эш белән инде бишенче ел шөгыльләнәм. Улым музыка уен коралларына кыллар куя, көйли. Агач өчен бизәү эшләрен мин башкарам. Төрле агачлар – имән, каен, өрәңге, нарат, Африка, Австралиядән кайткан агачлардан ясыйбыз. Кылларны Монголиядән заказ белән кайтартабыз. Ат, кәҗә тиреләрен дә кулланабыз», – дип таныштырды оста.

Согуд Гарәбстаныннан аш-су остасы өчпочмакны туган ягында пешерергә вәгъдә бирде

Согуд Гарәбстанының шеф-поварлары ассоциациясе президенты, Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара «Yong chefs international» яшь аш-су осталары турнирында жюри әгъзаларының берсе Джад Йассер Борай татар ризыклары турында фикерен белдерде һәм турнирның үзенчәлекләре, бәяләү критерийларын тәгаенләде.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Казанга беренче тапкыр килдем. Татарстан, чыннан да, дөньяның гүзәл өлеше. Биредә төрле милли ризыкларның ярашуын күрдем: рус һәм татар кухнясын күздә тотып әйтүем. Минемчә, иң яхшысы – татлы чәкчәк. Мин аны бик ошаттым. Шулай ук, өчпочмаклар да ошады. Чөнки бездә моңа охшаш нәрсә бар, самбусак дип атала. Ул һинд ризыгы, эчлегенә ит, тавык итен генә салабыз. Ә өчпочмак – бик гади, тәмле ризык, шуңа күрә мин ниндидер үзенчәлекле тәм тойдым. Согуд Гарәбстаны кухнясына кертү өчен рецептын өйрәнермен», – диде Джад Йассер Борай.

«Яшь шеф-поварларның халыкара конкурсы ул – дөньяның төрле почмакларыннан килгән яшь аш-су осталары өчен үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге. Биредә төрле илләрдән 14ләп команда катнаша. Шулай ук Согуд Гарәбстаныннан бер команда бар, алар иртәгә катнашачак. Бүген Малайзия, Азәрбайҗан, Төркия, Иран аш-су осталары катнашты. Россия җыелмасын, шулай ук Ливаннан катнашучыларны бәяләдем. Шулай итеп, алты команда өч ризыктан торган меню тәкъдим итте. Кабымлык, төп ризык һәм десерт. Менюда милли һәм интернациональ ризыклар бар», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Җырчы, эшкуар Эмин Агаларов Казанда объект төзергә ниятли

Азәрбайҗан-Россия эшлекле советы идарәсе рәисе, Agalarov Development президенты Эмин Агаларов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында катнашты. «Татар-информ» хәбәрчесенә ул Казанны искитмәле шәһәр дип атады һәм кунакчыллык өчен рәхмәтен әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Мин Казанда бик күп тапкыр булдым. Миңа монда бик ошый. Гадәттә, концертларымны оештырганда монда киләм. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка күптән түгел генә чыгыш ясаган Камал театрының яңа бинасындагы концерт залын мактап сөйләгән идем. Ул – шәһәрнең зур мәдәни өлеше булып тора. Мин илнең бик күп шәһәрләрендә булдым, әмма Казанда барысы да югары дәрәҗәдә. Беренче карашка, миндә бары уңай тәэсирләр генә калды: вокзалдан алып аэропортка кадәр. Татарстанга инвестицияләү мөмкинлеге турында уйланам», – диде Эмин Агаларов «Татар-информ»га.

Фото: © Регина Яфарова

Эмин Агаларов форум кысаларында Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе президенты Марат Кабаев белән дә сөйләште. «Татар-информ» әлеге очрашуны видеога төшереп алды.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендәге мәйданчыкта ул спикер буларак та чыгыш ясады. «Казанда яңа объект төзергә ниятем бар, чөнки Татарстан башкаласы – бик перспективалы урын. Фестиваль, туризм, концертлар – төрле юнәлешләрдә эшләп була. Татарстанда зур, тәҗрибәле девелоперлар (күчемсез милек объектларын төзеп бирә, аны контрольдә тота һәм сатарга ярдәм итә торган компанияләр – ТИ) бар. Без инде алар белән сөйләшүләр алып барабыз: эксперименталь әйберләр эшләп карыйсы килә», – дип белдерде ул.

Чит ил кунаклары күбрәк нинди продукция белән кызыксынган?

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Чаллыдан милли продукциясен тәкъдим иткән Рамилә Гәрәева чит ил кунакларын нәрсә җәлеп иткәне турында сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Монда катнашып, үзебезнең татар бизәкле киемнәребезне чит ил кунакларына тәкъдим итәбез, күрсәтәбез, танытабыз. Бу безнең өчен горурлык. Алар Татарстанда җитештерелгән продукцияне үзләренә, якын кешеләренә бүләккә алалар. Киләчәктә дә заказлар ясарлар, безнең белән хезмәттәшлек итәрләр дип өметләнәбез», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, кунакларны милли бизәкле абайялар җәлеп иткән. «Алар аны бик күпләп сатып алды. Аны җәен кияләр. Салкын һава торышында да – җилдән, эссе көннәрдә дә кояштан саклый. Шулай ук, милли бизәкле камзуллар, намазлыклар, баш киемнәре белән дә кызыксындылар», – диде Рамилә Гәрәева.

  • «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot