Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
KazanForum халыкара икътисади форумында яшь эшкуарлар турында фикер алышачаклар
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» ХV халыкара икътисади форумында «Халыкара мәдәни-икътисади элемтәләр төзү нигезе буларак яшьләр эшкуарлыгы» трегы оештырылачак. Бу хакта чараның телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Ислам дөньясы илләре социаль-икътисади үсеш үзәгенә әверелә. Мөселман илләренең икътисадларын үстерү өчен база яшьләр эшкуарлыгы булырга мөмкин, ә уртак бизнес-проектлар аларның Россия белән элемтәләрен ныгытуга ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үтте оештыручылар.
Спикерлар булып Россия яшьләре. Бизнес һәм Россия яшьләре.Карьера треклары җитәкчесе Дмитрий Литвин, ЕАЭС эшлекле советы Президиумы әгъзасы, идарәче директор Сергей Михневич, Панафрика яшьләр берлеге (Гана) генераль секретаре Әхмәт Вийсичонг, Индонезия Милли яшьләр советы президенты Тантан Любис чыгыш ясаячак.
Халыкара икътисади форум Татарстан башкаласында 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан вакыйга федераль статус алды. Быел KazanForum 14-19 май көннәрендә «Казан Экспо»да узачак. Бу вакыйгада катнашу өчен рәсми сайтта теркәлергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз