Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«КазанФорум»да ясалма фәһемнең журналистикага йогынтысы турында сөйләшәчәкләр
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисади форумы кырларында Медиафорум узачак. Ул халыкара медиаберләшмә дискуссияләре һәм очрашулары өчен мәйданчык булачак. Төрле илләрдән журналистлар, блогерлар һәм медиаменеджерлар актуаль тенденцияләр, гамәли карарлар һәм киләчәктә хезмәттәшлекнең мөмкин булган форматлары турында фикер алышачак.
Медиафорумны «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яңалыклар агентлыклары берлеге белән берлектә оештыра.
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин билгеләп үткәнчә, хәзерге заман медиалары мәгълүмат тапшыру белән генә чикләнми, ә дәүләтләр арасында ышаныч формалаштыру коралына әверелә.
Аның сүзләренчә, мондый форумнар профессиональ бергәлекләр арасында туры диалог төзергә, уртак мәгънәләр табарга һәм актуаль мәсьәләләргә тизрәк җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Форумның төп темасы «Мирас коды: мәгънәләрнең цифрлы эволюциясе» булачак. Катнашучылар яңа технологияләрнең, шул исәптән ясалма фәһемнең, журналистикага һәм җәмгыятькә йогынтысы турында фикер алышачак. Сүз медиада ясалма фәһем инструментларын куллану, аларның контентка йогынтысы, шулай ук бу уңайдан барлыкка килә торган социаль һәм этик мәсьәләләр турында барачак.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, медиатармак бүген бик тиз үзгәрә: контент белән эшләүнең кораллары, форматлары һәм алымнары үзгәрә.
Ул ассызыклаганча, профессиональ бергәлеккә тармакны үстерү кагыйдәләрен һәм юнәлешләрен эшләүдә катнашу, шулай ук гамәли кейслар турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу һәм уртак проектларны эшләтеп җибәрү өчен мәйданчыклар булдыру мөһим. Аның сүзләренчә, Медиафорум профессиональ диалогның шундый ноктасы булып тора.
Медиафорумда БДБ, Якын Көнчыгыш, Африка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән барлыгы 40 тан артык медиа вәкиле катнашачак.
Тулы программа белән форумның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз