Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«KazanForum»да халыкара агросәнгать сессиясе узачак
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 14-15 майда XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Россия агросәнгать комплексының экспортка юнәлтелгән компанияләре өчен Халыкара агросәнгать сәүдә-сатып алу сессиясе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Анда 23 чит ил байеры һәм дистрибьюторы, шулай ук Россиянең тугыз төбәгеннән 78 компания катнашачак. Хәбәр ителгәнчә, сессиянең төп элементлары булып чит ил сатып алучыларын чакыру, шулай ук Россия агросәнгать продукциясен җитештерүчеләр белән потенциаль чит ил партнерлары арасында шәхси тармак бизнес-очрашуларын уздыру торачак.
Әлеге формат кыска вакыт эчендә турыдан-туры эшлекле элемтәләр урнаштырырга, продукциянең сыйфатын һәм конкурентлы өстенлекләрен күрсәтергә һәм килешүләр төзергә мөмкинлек бирәчәк. Бу экспорт юнәлешләрен диверсификацияләргә, шулай ук традицион һәм яңа төр продукцияне яңа базарларга чыгаруны стимуллаштырырга ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз