Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«KazanForum»да яшь аш-су осталары турнирында беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны катнаша
2025 елның 14-16 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында узачак YCI халыкара яшь пешекчеләр турнирының гранд-финалында беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»га турнир дирекциясенең җитәкчесе Михаил Шәрипов хәбәр итте.
«Согуд Гарәбстаны үзенең гастрономик сәнгате һәм мәдәни мирасы белән уртаклашу өчен YCI халыкара яшь пешекчеләр турнирында катнаша. Әлеге турнир – планетаның төрле почмакларыннан килгән яшь талантлар арасында тәҗрибә һәм идеяләр алмашу өчен уникаль платформа. Мондый чарада катнашу үзеңнең күнекмәләрне һәм креативлыкны сынарга гына түгел, аш-су әзерләүнең яңа техникалары, традицион рецептлар һәм башка илләрнең кулинария сәнгатенә карашы белән танышырга мөмкинлек бирә. Согуд Гарәбстаны өчен бу шулай ук халыкара элемтәләрне ныгыту һәм үзен бай мәдәнияте һәм традицияләре булган ил буларак күрсәтү мөмкинлеге. Яшь пешекчеләр, заманча тенденцияләрне тарихи традицияләр белән берләштереп, милли ризыкларны яңача тәкъдим итәчәк», – дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.
Турнирда Согуд Гарәбстаныннан тыш шулай ук Малайзия, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Сенегал, Тунис, Ливан, Иран, Марокко һәм Төркия командалары катнашачагын раслады. Якын арада Индонезия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Мисыр вәкилләренең катнашуы расланачак, дип көтелә. Узган елда турнирда бөтен дөньядан 25 яшькә кадәрге 100дән артык яшь аш-су остасы җыелды.
Финалистлар, үз иленең мәдәнияте һәм традицияләре турында сөйләр өчен традицион продуктларын кулланып, остазлар – Казан рестораннарының шеф-поварлары белән бергә өч ризыктан (кабымлык, кайнар ризык һәм десерт) торган сет әзерли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз