news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Kazanforumда Төрекмәнстан вәкиле: Келәм туку сәнгате – Төрекмәнстан халкының горурлыгы

Kazanforumда Төрекмәнстан вәкиле: Келәм туку сәнгате – Төрекмәнстан халкының горурлыгы
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Россия - ислам дөньясы: Kazan forum 2024» икътисади форум кысаларында Казан Экспо халыкара күргәзмәләр үзәгендә Төрекмәнстаннан Оразгөл Эйебердыева милли келәмнәре, киемнәре турында, келәм туку сәнгате турында сөйләде.

«Төрекмәнстанда бик күп хатын-кыз кул эшләре белән шөгыльләнә. Мәсәлән, келәм (ковер) тукыйлар. Безнең якта хатын-кызлар көчле, хезмәт сөючән дип санала, чөнки алар төрледән-төрле келәм тукый: ефәктән дә, сарык йоныннан да ясыйлар. Ефәкне дә, сарык йонын да Төрекмәнстанда җитештерәләр. Кайдандыр китерелгән бер әйбер дә юк. Милли бизәкле сумкалар да тегәләр. Төп милли бизәгебез «ахелтекинский» дип атала. Бу бизәкне беренче күрүдән үк Төрекмәнстанныкы дип, аерып була. Келәм туку сәнгате Төрекмәнстан халкының аерым горурлыгы булып тора. Илебездә бу һөнәр милли хәзинә статусына ия», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, келәм туку – бик вак, авыр эш. «Иртәдән башлап, кичке алты-җидегә кадәр эшләгән хатын-кыз бер квадрат метр келәмне бер ай эчендә тукый. Һәм бу нормаль. Кайчак зур-зур келәмнәргә заказ бирәләр. Шуңа күрә төнлә дә, көндез дә эшләргә туры килә. Клиентларыбыз булгач, канәгатьбез. Заказ бирүчеләр дә канәгать кала, чөнки без намусыбыз кушканча эшлибез. Келәмнең сыйфаты – тукучының намусыннан да тора әле. Табигый үләннәрдән ясалган буяулар кулланабыз», – диде Оразгөл Эйебердыева.

«Моннан тыш, милли киемнәребез дә бар. Төрекмәнстан хатын-кызлары матур булырга ярата. Шуңа күрә алар үзләре төрле милли чигүләр белән күлмәкләр тегә. Кемгә ничек ошый инде. Киемендә милли чигүләр булган хатын-кыз иң матуры булып санала», – дип аңлатты ул.

Ул Казанда бик җылы кабул итүләрен әйтте. «Татарстанга икенче тапкыр килдем. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка өч тапкыр рәхмәт әйтәм, чөнки без бик канәгать калдык. Казан Экспо күргәзмәләр залында безгә аерым стенд бирделәр, аны матурлаттылар. Рөстәм Нургалиевич сау-сәламәт булсын, Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын», – диде Төрекмәнстан вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100