Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
KazanForumда Татарстан халык һөнәрчеләренең күргәзмә-ярминкәсе ачылды

Бүген «Казан Экспо»да «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы кысаларында Татарстан осталары ярминкәсе ачылды. Монда халык һөнәрләре эшләнмәләрен карарга һәм сатып алырга була.
«Бүген без Татарстанның халык сәнгате осталарының һәм кәсепчеләрнең эшчәнлеген тәкъдим итәбез. Бу агач эшкәртү, күнне сәнгати эшкәртү – данлыклы «Казан җөе», керамика һәм татар халкының мәдәни коды белән бәйле башка нәрсәләр», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәг» методисты Наталия Веретенникова.
Форум кунаклары әлеге күргәзмәдә үзләренә ошаган эшләнмәләрне истәлеккә сатып алырга мөмкин. Аерым алганда, болар: күн сумкалар, бизәнгечләр, кием-салым, кухня кирәк-яраклары, өй интерьеры өчен татар бизәкләре белән ясалган әйберләр.

Фото: © «Татар-информ», Наталья Рыбакова
«Осталар эшләнмәләрен үзләре тәкъдим итә, алар белән аралашырга, консультация алырга, заказ бирергә мөмкин. Монда Казаннан, Саба, Аксубай һәм башка районнардан килгән осталар бар», – дип өстәде Веретенникова.
Бүген көн дәвамында монда келәм туку, челтәр үрү һәм күн мозаика буенча мастер-класслар узачак. Ярминкә өч көн эшли.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы Казанда 13 – 18 майда уза. KazanForum 2009 елдан башлап Татарстанда ел маен уздырыла. 2023 елдан әлеге чара федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз