Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«KazanForum»да Татарстан белән Томск селекция өлкәсендә бергә эшләячәкләре билгеле булды
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысаларында «Фәннең һәм авыл хуҗалыгы практикасының яңа казанышлары нигезендә авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешү»гә Томск һәм Татарстанның Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтлары җитәкчеләре кул куйды.
«KazanForum» кысаларында чит төбәкләрдә эшләүче коллегалар белән очрашырга сүз бирешкән идек. Без инде Томск институты белән бәрәңге буенча эшчәнлек алып бара идек. Хәзер инде күпьеллык үләннәр, бөртекле культуралар селекциясен бергәләп эшләргә ниятлибез», — диде Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Айтуган Хаҗиев.
«Шулай ук без Үзбәкстан, Казахстан делегацияләре белән күрештек. Алар белән дә уртак планнарыбыз. Казахстанның безнең өчен бодай, ә аларга — ТР бәрәңге селекциясе кызык. Алга таба безнең селекционерлар белән очрашу Казахстандагы «Кыр көне» кысаларында булачак», — дип сөйләде ул.
«Без күп сөйли торган шәмәхә төстәге «Надира» сортлы сабан бодае белән Казахстанда бик нык кызыксыналар. Шушы бодайны һәм тагы бездә булдырылган 2 төрле арпа сортларын бу төбәктә үстереп карыйлар», — диде ул.
Айтуган Хаҗиев ассызыклавынча, агросәнәгать культураларын селекцияләү тармагында никадәр күбрәк илләр, РФ регионнары белән хезмәттәшлек булачак, шулкадәр алга таба уңышлар, яңалыклар көтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз