news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«KazanForum»да Малайзия белән Мордовия Татарстанга эшлекле тәкъдим ясадылар

«KazanForum»да Малайзия белән Мордовия Татарстанга эшлекле тәкъдим ясадылар
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисад форумында авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармагындагы хәләл индустрия буенча перспективаларга багышланган чара да үтә. Аның барышында Малайзия белән Мордовия Татарстан белән бергә эшләү нәтиҗәле булачагын билгеләде.

«Малайзия белән Россия — географик яктан ерак илләр булса да, икътисади яктан бергә үсеш алырга мөмкинлекләре бар. Авыл хуҗалыгы техник яктан трансформацияләнгән чорда яшибез. Илләребезнең ике яклы сату-алу һәм инвестиция эше көйләнгән. Россия — һәрвакыт үзенең фәнни мәктәбе һәм техник мөмкинлекләре белән билгеле булды. Малайзия — авыл хуҗалыгының эшкәртү тармагы белән данлы», — диде Малайзиянең Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек хәвефсезлеге министрлыгының генераль сәркатибе урынбасары Бадрул Шихам бин Мохд.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Ул РФ уртак предприятиеләр оештыру мөмкинлеге турында әйтте. «Малайзия Россия халкына ачык. Безнең академик белем һәм тикшеренү эшләре өлкәсендәге хезмәттәшлек уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Сездә инженеринг һәм үсемлекчелек белән көчле булса, без ананас һәм кокос үстерүне хуп күрәбез», — диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Шулай ук малайзиялеләр экологик өлкәдә тәҗрибә уртаклашу теләкләрен әйттеләр. Илләрендәге тотрыклы инфраструктура булуын да ассызыкладылар.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Мордовия — ит, сөт, йомырка җитештерү буенча илдә лидерлар сафын били. Продукциябезнең экспорты — 39,8 миллионны тәшкил итте. Мордовиядә 3 оешма хәләл товарлар җитештерә. Әлбәттә, Татарстан белән хәләл индустриядә бердәм эш итү шактый нәтиҗәле булачак», — диде Мордовия Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Антон Илюшкин.

«Россия Федерациясе һәм гарәп-мөселман дөньясы илләре арасында товар әйләнешен үстерү. Төбәк икътисадына инвестицияләр җәлеп итү» темасына барган дискуссия эшендә россиякүләм авыл хуҗалыгы белгечләре, дин әһелләре катнаша, үз фикерләрен җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100