news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КазанФорумда кунакларга навигациядә татарча җырлый ала торган робот ярдәм итә

КазанФорум халыкара күргәзмәсендә кунакларга навигациядә Марат исемле робот ярдәм итә. Ул барлык чараларны да белә һәм хәтта «Мин яратам сине, Татарстан» җырын да җырларга әзер. «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә ул форумның әһәмияте турында сөйләде.

«КазанФорум - Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында икътисади багланышлар өчен төп мәйданчык. Биредә мөһим икътисади проектлар һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышу өчен төрле илләр вәкилләре очраша», – дип сөйләде Марат исемле робот.

news_right_1
news_right_2
news_bot