news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

KazanForumда күчемсез милек күргәзмәсенә 74 ил вәкиле җыелачак

KazanForum кысаларында 14-16 майда икенче тапкыр International Property Market (IPM) Халыкара күчемсез милек күргәзмәсе узачак. Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

«Форум тарихында беренче мәртәбә 74 ил вәкиле, Россия, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Азәрбайҗан, Грузия, Малайзия һәм ислам дөньясының башка дәүләтләреннән катнашучы 54 компания бер мәйданчыкта җыелачак. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк, ул вакытта 33 компания булган иде», – дип сөйләде ул.

Марат Айзатуллин сүзләренчә, күргәзмәдә 29 төзүче һәм девелопер катнашачак, шул исәптән 22се – Россиядән, җидесе – чит илләрдән.

«Мәскәүдән якынча 13 төзүче киләчәк, Санкт-Петербургтан, Калининградтан, Краснодардан, Екатеринбургтан, Новосибирскидан компанияләр була. Татарстанны тугыз төзүче тәкъдим итәчәк», – диде ул.

Министр сүзләренчә, алар заманча девелопментның әйдәп баручы практикаларын күрсәтәчәк, Россиядә һәм чит илдә төзелеш һәм архитектура проектларын, шулай ук төзелеш тармагы компанияләре проектларын тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot