Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«KazanForum»да катнашучыларны теркәү вакыты озайтылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумында катнашучыларны теркәү 10 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итте.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисади форумында катнашу өчен гаризалар кабул итү 10 майга кадәр (10 майны да кертеп) дәвам итә. Теркәлү вакытын озайту форумга карата кызыксыну зур булу белән бәйле», - диелә хәбәрдә.
Эшлекле программаның төп вакыйгаларының берсе – «Ислам финанслары һәм инвестицияләре: тотрыклы үсешкә һәм глобаль партнерлыкка ярдәм итү» темасына AАОIFI халыкара конференциясе. Ел саен үткәрелә торган конференция быел беренче тапкыр Россиядә уза. Шулай ук быел форум барышында International Property Market 2025 икенче халыкара күчемсез милек күргәзмәсе була. Моннан тыш, KazanForum 2025 программасында сәүдә-сәнәгать палаталары халыкара форумын, Russia Halal Expo хәләл-ярминкәсен, Ислам модасы фестивален һәм яшь шеф-поварлар халыкара конкурсын уздыру планлаштырыла.
10 майга кадәр форумда «Катнашучы» һәм «Килүче» категорияләрендә теркәлергә мөмкин, дип билгеләп үтелә. «Килүче» пакеты белән инвестиция һәм инфраструктура проектларының иң зур халыкара күргәзмәләренең берсе — «Russia Halal Expo»га килү мөмкин булачак. Күргәзмә «Казан Экспо»да 30 мең квадрат метр мәйданда урнаштырыла.
«Russia Halal Expo»дан тыш, «Килүчеләрнең» «Казан Экспо»ның беренче катындагы 400 метр озынлыктагы панорама галереясен карау мөмкинлеге дә була. Алар шулай ук «С» кластерында узачак Ислам илләренең яшь пешекчеләре халыкара турниры һәм International Property Market (IPM) халыкара күчемсез милек күргәзмәсен күрә алачак.
«KazanForum» эшлекле программасының төп чараларында – сессияләр, дискуссияләр, пленар утырыш, түгәрәк өстәлләр һәм конференцияләрдә «Катнашучы» пакеты белән катнашырга мөмкин.
Чарада теркәлер өчен сылтама аша керергә һәм тиешле билет категориясен сайларга кирәк.
Чараны әзерләү һәм үткәрү операторы – «Росконгресс» фонды. Операторның башкарма дирекциясе – «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз