Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«KazanForum»да ислам илләренең мәдәният министрлары съезды узачак
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисади форумында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары съезды уза. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләре илчеләре белән мәгълүмати очрашуында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
«Икенче ел рәттән без мәдәният министрлары съездын уздырачакбыз. Шунда ук «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын ачу тантанасы да үткәреләчәк», – дип ассызыклады ул.
Буркина-Фасо, Гвинея-Бисау, Джибути, Иордания, Казахстан, Камерун, Кыргызстан, Ливан, Палестина, Согуд Гарәбстаны, Сомали һәм башка илләрнең мәдәният министрлары үзләренең катнашуларын раслаганнар инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз