news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«KazanForum»да инвалид балалар өчен татар ашлары буенча мастер-класс узачак

17 майда KazanForum чарасында инвалид балалар өчен өчпочмаклар әзерләү буенча мастер-класс оештырыла. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов хәбәр итте.

«Өчпочмаклар әзерләү буенча мастер-класс булачак. Без мөмкинлекләре чикле балаларны чакырдык. Безнең белгеч-кулинар балаларны өйрәтәчәк. Үзебезнең милли кухняга килгәндә, без киңәябез, үсәбез», - дип билгеләп үтте спикер.

Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot