Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«KazanForum»да бөтен Россиядән инвестиция проектлары күргәзмәсен тәкъдим итәчәкләр
Быел беренче тапкыр «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында бөтен илдән җыелган инвестицион проектлар күргәзмәсе узачак. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләре илчеләре белән мәгълүмати очрашуында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
«Без Россиянең барлык төбәкләреннән 1 млрд сумнан артык инвестицияләр күләме белән берничә йөз инвестиция проекты җыйдык», - диде ул.
Инвестиция проектлары күргәзмәсе «Казан Экспо»да C павильонында узачак, анда май аенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисади форумы узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз