news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халыкара икътисади форумында Әфганстаннан йөзгә якын вәкил катнашачак

14-19 майда Татарстан башкаласында узачак «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында Әфганстан бизнес-берләшмәсеннән 100гә якын вәкил катнашырга ниятли. Шул исәптән Ислам Республикасы татарлары да катнашачак.

Әфган эшкуарлары беренче тапкыр Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсендә катнашачак. Анда алар ярминкәгә килүчеләрне Әфган товарлары белән таныштырачак: кулдан чигелгән келәмнәр, Панджшер, Тахар, Бадахшан провинцияләреннән кыйммәтле бизәнү әйберләре, киптерелгән җиләк-җимеш һәм әфган халык кәсебе әйберләре.

Әфганстан делегациясе катнашында KazanForumның үзәк чарасы булып түгәрәк өстәл торачак. Аның оештыручысы – Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге. Чарада Әфганстанның граждан авиациясе һәм транспорт министры Хәмидулла Ахунзадә, Әфганстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Нуретдин Азизи, Әфганстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Мөхәммәт Йосыф Моманд, Сәнәгатьчеләр һәм шахталар берләшмәсе президенты Каминзадә Шир Баз, Parwiz Ghafari Construction президенты Мөхәммәт Парвиз Гхфари һәм Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчесе, Россия мөселманнары патриотик хәйрия фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин катнашачак. Әңгәмә барышында панель дискуссия катнашучылары Россия һәм Әфганстан арасында бизнес һәм сәүдә мөнәсәбәтләренең алга таба үсеше перспективаларына карашлары белән уртаклашачак.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан вакыйгага федераль статус бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100