news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

KazanForumда 99 килешү имзалау планлаштырыла

KazanForumда имзалау өчен 99 килешү әзерләнгән. Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

«Әлеге килешүләрнең өчтән бере – Татарстанныкы. Аларның күбесе цифрлаштыруга кагыла», – диде агентлык башлыгы.

Мәсәлән, Иннполис, Татарстанның Фәннәр академиясе килешүләр имзалаячак. Моннан тыш, Талия Миңнуллина сүзләренчә, килешүләр имзалауга республика университетлары актив кушылган. Гаризаларның иң күбе Казан федераль университетыннан, Казан дәүләт медицина университетыннан, Казан дәүләт энергетика университетыннан булган.

«Без хәзер шундый дәрәҗәгә чыктык: башка илләр үзара килешүләр имзалау өчен KazanForum мәйданчыгын куллана», – диде Миңнуллина.

Ул Россия-Әмирлекләр эшлекле советы Россия-Азәрбайҗан эшлекле советы белән килешү имзалаячак, диде. «Евразиянең һәм Африканың Халыклар ассамблеясе Генераль секретаре Гарәп мәгърибе союзы Генераль секретаре белән килешү имзалаячак», – дип өстәде агентлык җитәкчесе.

Миңнуллина шулай ук конкрет килешүләрне күздә тоткан килешүләр имзалау планлаштырылуын да әйтте.

«Акча килешүләре бар, хәтта миллиардлар күрсәтелгән килешүләр дә бар. Анда да, безгә дә продукция җибәрүгә конкрет килешүләр булуы мөһим», – дип йомгаклады ул.

«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисад форумы 13 – 18 майда Казанда узачак. Анда катнашу өчен 103 ил гариза биргән. Форумга 10 меңнән артык кеше теркәлгән инде.

Быелгы форумның төп темасы – «Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр».

news_right_1
news_right_2
news_bot