Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«KazanForum»да илләр арасында хезмәттәшлек турында килешүләр ниятләнгәннән күбрәк булган
XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында хезмәттәшлек турында 160тан артык килешү имзаланган. Бу – чарага кадәр фаразланган санга караганда күбрәк булган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
«Форум алдыннан барлыгы 116 килешү ниятләнгән иде, 163 килешү имзаланган. Шуларның 70е – Татарстан Республикасыныкы, 86сы – халыкара характерда. Россиядә дә коллегалар үзара бик күп килешү төзеде», – диде Талия Миңнуллина.
Аның сүзләренчә, Россиягә карата санкция сәясәте белән бәйле рәвештә игълан ителмәгән башка килешүләр дә бар.
Агентлык төзегән килешүләр арасында Талия Миңнуллина республика территориясендә отель төзелеше буенча документны атады.
«Отельләр челтәре турында сөйләвебез әһәмияткә ия. Татарстанга туристлар агышы арта. Ул хәзерге 5 млн нан 2030 елга 7 млн га кадәр җитәр дигән фаразлар тудыра», – диде агентлык җитәкчесе. Ул һәр субъектта тулай төбәк продукты күләмендә туризм өлешен арттыру бурычы куелганын билгеләп узды. Бу бурычны үтәү өчен тиешле инфраструктура кирәк. Шул нисбәттән, республикада этномәдәни компонент белән бәйле кунакханәләр челтәре проекты эшләнгән.
Талия Миңнуллина әйтүенчә, өч йолдызлы, 138 номерга исәпләнгән беренче кунакханә Казан аэропорты янында сафка басачак – хәзерге «Кравт» кунакхнәсе белән янәшә торачак. Бүген аэропортның яңа терминалы төзелеше барганда, туристлар агышы артуын исәпкә алганда, ул проектка тотылган чыгымнар тиз акланачагын билгеләп үтте.
Агентлык җитәкчесе, шулай ук, Яшел Үзәндә реабилитация үзәге төзелеше турында да әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз