news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«KazanForum» халыкара икътисади форумына иң зур делегацияләр каян килүе билгеле

XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында иң зур делегацияләр Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, Төркия, Үзбәкстан, Мисыр, Казахстан, Оман Солтанлыгыннан көтелә.

Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта шул хакта әйтте.

Аның сүзләренчә, саммитка бик күп илләрдән төрле тармак министрлары килүе көтелә. Мисырдан гына да дүрт министр килер дип фаразлана.

Россия Федерациясе төбәкләренә килгәндә, Әстерхан, Брянск, Киров, Томск өлкәләре, Донецк Халык Республикасы, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкас, Чувашия, Мордовия республикаларыннан рәсми затлар һәм кунаклар килүе көтелә. Оманнан 60 кешелек бизнес делегация килергә теләк белдергән.

«Өч көнлек эшлекле программада 149 чара, 21 трек каралган. Бүгенге эшлекле программа кысаларында «Россия-Индонезия» Хөкүмәтара комиссиясе утырышы узачак», – диде Талия Миңнуллина.

Алдагы өч көнне төрле тематик мәйданчыкларда сессия утырышлары оештырыла. 13 майда – 36, 14 майда – 46, 15 майда 48 сессия узачак. Иртәгә, 13 майда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Агросәнәгать паркы»нда «Казан хәләл маркет» ачыла. 14 майда Казан Ратушасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары корылтае узачак. Шулай ук зур чаралардан Юныс Әхмәтҗанов исемендәге өченче халыкара яшь пешекчеләр турниры үткәрелә.

«KazanForum» пленар утырышы «Казан Экспо» үзәгендә 15 майда 15.00 сәгатьтә көтелә.

«Россия-Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменең пленар утырышы шулай ук 15 майда узачак. Катнашучыларны 9:00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта көтеп калалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot