news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«КазанФорум» вакытында Казан үзәгендәге берничә урамда хәрәкәтне чикләячәкләр

«КазанФорум» вакытында Казан үзәгендәге берничә урамда хәрәкәтне чикләячәкләр
Фото: kzn.ru

Татарстан башкаласында XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын уздыру вакытында үзәк урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк һәм кайбер машина кую урыннары ябылачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, 11 майда, кичке 20:00 сәгатьтән 15 майның 20:00 сәгатенә кадәр Пушкин урамының Карл Маркс урамыннан Зур Кызыл урамына кадәрге участогында, шулай ук Карл Маркс урамындагы 110 номерлы муниципаль парковкада транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Моннан тыш, 12 майның 20:00 сәгатеннән 15 майның 23:59 сәгатенә кадәр Һади Такташ урамының Нурсолтан Назарбаев урамыннан Туфан Миңнуллин урамына кадәрге өлешендә хәрәкәт ябылачак.

13 майның 20:00 сәгатеннән 15 майның 20:00 сәгатенә кадәр Һади Такташ урамының тагын бер участогында – Спартак урамыннан Марсель Сәлимҗанов урамына кадәр машиналар хәрәкәте чикләнәчәк.

Шулай ук 14 майның 20:00 сәгатеннән 16 майның 23:59 сәгатенә кадәр Альберт Камалиев проспектында «Казан» халыкара ат спорты комплексының үзәк керү урыны каршындагы парковка ябык булачак.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, КазанФорум һәм Россия – АСЕАН саммиты вакытында Татарстан башкаласында хәрәкәт чикләнәчәк.

Чараның тулы программасы КазанФорумның рәсми сайтында урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot