news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«KazanForum» кысаларында яшь пешекчеләрнең азык-төлек белән эшләү осталыгын бәяләделәр

Бүген XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара яшь пешекчеләр турнирының юниорлар лигасында 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге катнашучылар көч сынашты.

Турнирны Татарстан Хөкүмәте һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ярдәмендә Яшьләр дипломатиясе академиясе белән берлектә Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе оештырган.

Турнирның хөкемдарлар коллегиясе рәисе Андрей Саховский быел конкурста 13 илдән пешекчеләр катнашуын билгеләп узды. Алар арасында Индонезия, Малайзия, Марокко, Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Иордания, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Азәрбайҗан һәм башкалар бар.

Бәйгенең форматы нигезендә, пешекчеләргә билгеле азык-төлек җыелмалары белән дә, алдан белмәгән продуктлар белән дә эшләргә туры килә. Пешекчеләр биш минутта меню төзи. «Бу аларның азык-төлек белән эшләү осталыгын күрсәтә», – дип белдерде Андрей Саховский.

Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова әйтүенчә, турнирны уздыру һөнәрнең статусын күтәрә һәм индустриягә яңа кешеләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

«Ел саен программа тулылана бара. Быел форматны бераз үзгәрттек. Элек пешекчеләр нинди ризык әзерлисен өйдән уйлап килә иде. Хәзер без black box (кара тартма) форматына күчтек. Катнашучылар кыска вакыт дәвамында ризыкның концепциясен уйлап таба. Россия һәм ислам илләреннән килгән пешекчеләр нәрсә белән гаҗәпләндерә алуын күрергә телибез», – диде Галина Шәрәфетдинова.

Халыкара яшь пешекчеләр турнирының юниорлар лигасы җитәкчесе, Север Групп бренд шефы Илнар Гайнетдинов пешекчеләрнең югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте. «Безнең бәйгедән соң күпләрнең яңадан киләсе килә. Кемнәрдер остазлар булып кайта. Регламент буенча пешекчеләр милли ризык әзерли», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot