Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
KazanForum кысаларында ислам илләре арасында Халыкара хоккей турниры була
11 майдан 15 майга кадәр Казанда ислам илләре арасында икенче Халыкара хоккей турниры узачак. Аны Ислам илләре хоккеен үстерү оешмасы белән «Ак Барс» хоккей клубы үткәрә. Чара «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» форумы кысаларында була. Керү түләүсез. Бу хакта оештыручыларның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ярышларда 8 ир-атлар командасы уйный. Былтыргы кебек үк, Казанга Азәрбайҗан, Төркия, Казахстан, Пакистан, Монголия, Иран, Ливан, Бәһрәйн һәм Кыргызстан спортчылары килә. Турнирда Татарстан Республикасы җыелма командасы да катнаша.
Хоккей турнирына 140тан артык спортчы киләчәк, шул исәптән Ислам илләре хоккеен үстерү оешмасы хоккей федерацияләре җитәкчелеге сәфәрләре көтелә.
«Татнефть Арена» бозында 5 көндә командалар 20 матч үткәрә. Алар хоккей осталыгы дәрәҗәсе буенча ике уен төркеменә (А һәм В) бүленә.
Беренчесендә Ливан, Казахстан, Татарстан җыелма командалары һәм катнаш команда (Кыргызстан һәм Төркия) чыгыш ясый. Икенче төркемдә Иран, Бәһрәйн һәм Азәрбайҗан командалары, шулай ук тагын бер катнаш коллектив (Монголия һәм Пакистан) уйный. Баку командасы өчен әлеге вакыйга хоккей турнирларында катнашуның беренче халыкара тәҗрибәсе булачак.
Турнирның беренче матчы 11 майда 11:00 сәгатьтә «Татнефть Арена»да уза. Барлык очрашулар оешманың Youtube каналында туры эфирда күрсәтелә.
- Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен турнирга аккредитация алуга гаризалар 1 майга кадәр оешманың рәсми почтасына adihic-official@yandex.ru кабул ителә.
- Тулы расписаниене «Татар-информ»да укып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз