Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«KazanForum» кысаларында Болгарда көрәш буенча БДБ илләре чемпионаты узачак
15–17 майда борынгы Болгар шәһәрендә милли көрәш буенча Бәйсез Дәүләтләр Берлеге чемпионаты узачак. Анда Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләреннән килгән йөздән артык көрәшче – милли көрәш төрләре буенча үз илләренең чемпионнары катнашачак, дип көтелә. Спортчылар 10 авырлык категориясендә бил алышачак. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Турнир берничә этапта узачак – Мәскәүдә квалификация ярышлары, Болгар шәһәренең «Олимп» спорткомплексында беренчел ярышлар һәм 17 майда – тантаналы чаралар һәм финал ярышлары.
Финал өлеше «Россия‑Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисади форумы мәдәни программасының кульминацион өлеше булган «Изге Болгар Җыены» Корылтае кысаларында Болгар музей-тыюлыгы территориясендә узачак.
«Чара Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләреннән иң көчле көрәшчеләрне берләштерәчәк һәм төбәкнең спорт һәм мәдәни календаренда әһәмиятле вакыйга булачак», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз