news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

KazanForum кысаларында беренче тапкыр Бөтенроссия авыл Сабан туе стенды күрсәтелде

XVI Халыкара икътисади форум «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» кысаларында беренче тапкыр Бөтенроссия авыл Сабан туе стенды күрсәтелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Күргәзмәдә Киров өлкәсе Нократ Аланында узачак XV юбилей Бөтенроссия авыл Сабан туенның стендын тәкъдим итте. 2025 елның 27–29 июнендә узачак бәйрәм Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучыларны берләштерәчәк һәм милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту, татар мәдәниятен таныту өчен әһәмиятле мәйданчык булачак.

Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм Киров өлкәсе арасындагы уртак хезмәттәшлек нәтиҗәсе булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot