Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
KazanForum кунаклары Казанның кунакчыллыгын һәм чисталыгын бәяләгән
13-18 майда Татарстан башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кунаклары Татарстанның кунакчыллыгын һәм Казанның чисталыгын бәяләгән. Әмма кайбер катнашучыларга гарәп телендә сөйләшүче персонал һәм биш йолдызлы кунакханәләр җитмәгән. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина республика Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
«Кунаклардан кире элемтә бар. Алар гадәттәгечә республиканың кунакчыллыгын билгеләп үтте. Бигрәк тә чит ил кунаклары. Әмма, шул исәптән, федераль кунаклар да шәһәрнең чисталыгын, яшеллеген уңай бәяләде», – диде Миңнуллина.
Чит ил кунаклары җәмәгать туклануында гарәп телендә сөйләшүче персонал мәсьәләсен күтәрде. Казанда биш йолдызлы кунакханәләр саны күбрәк булу турында теләкләр бар, нигездә бу хакта Персия култыгы илләреннән килгән кунаклар сорады.
«Шелтәләр дә килде, ягъни аларга барысы да ошап бетмәгән. Чараларны артык күп иткәнсез, кая барырга икәнен сайлый алмадык, диделәр. Кайберәүләр теркәлү системасына карата шелтә белдерде, ләкин ул иминлек системасы белән бәйле. Әгәр без аны көчсезләндерсәк, тиешле дәрәҗәдәге иминлекне тәэмин итә алмаячакбыз», – дип аңлатты ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы.
Ул шулай ук 103 дәүләт вәкиле теркәлгән булса да, форумга бары тик 96 илдән генә катнашучылар килүнең сәбәбе турында сөйләде.
«Бу даталарда, дөресен генә әйткәндә, билетлар белән шактый проблемалы булды, FlyDubai, Turkish Airlines рейслары һәм Истанбул белән туры элемтә туп-тулы иде. Поездлар – бөтенесе шыгрым тулган иде, кемдер билетлар алып өлгермәгән», - дип аңлатты Миңнуллина, «Татар-информ» соравына җавап биреп.
«KazanForum»га килү-килмәү турындагы карарга ешрак сәяси сәбәп түгел, ә шәхси характердагы проблемалар тәэсир итә иде, дип ачыклык кертте ул.
«Кайбер кунаклар безгә, әйтик, форум көннәрендә ТР территориясендә яшәү чыгымнарын түләүне сорап мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, кунакханә өчен түләүне сорый. Безнең һәр кунакка түләргә финанс мөмкинлегебез юк, андый ихтыяҗны да күрмибез. Мондый мөрәҗәгатьләргә баш тарту белән җавап бирдек – ул кешеләр килмәде», - дип йомгаклады Миңнуллина.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз