news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«КазанФорум» катнашучыларын йөртү өчен 325 транспорт чарасы җәлеп ителәчәк

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисади форумында катнашучыларны йөртү өчен 325 транспорт чарасы җәлеп ителәчәк. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Форум барышында кунакларны йөртү өчен 45 автобус, 40 микроавтобус һәм 240 автомобиль кулланылачак», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

«КазанФорум» вакытында кулланылачак барлык транспорт чаралары да махсус брендлы язу белән бизәлгән.

Моннан тыш, форум көннәрендә, 13 майдан 15 майга кадәр, Казан – Аэропорт – Казан маршрутында өстәмә поездлар йөриячәк. Барлыгы җиде пар өстәмә шәһәр яны поезды – 14 электр поезды булачак.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисади форумы 12–17 майда «Казан Экспо» үзәгендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot