news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

KazanForum да цифрлы чикләрне саклау, киберһөҗүмнәр белән көрәш турында фикер алышачаклар

KazanForum да цифрлы чикләрне саклау, киберһөҗүмнәр белән көрәш турында фикер алышачаклар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

14 майда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумының бер сессиясе халыкара мәгълүмати иминлеккә багышланыр дип көтелә. РФ тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Вершинин шулай дип белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

«Без аны (сессияне - Т-и иск.) Якын Көнчыгыш, Африка, Көньяк Һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия мөселман дәүләтләреннән килгән хезмәттәшлек турындагы мөрәҗәгатьләргә җавап рәвешендә үткәрәбез. Аларның күбесе белән Хөкүмәтара килешүләр төзелгән, хезмәттәшлек уңышлы үсеш кичерә», – дип белдерде дипломат.

«Сессия барышында без, беренче чиратта, цифрлы чикләрне саклау, илкүләм мәгълүмат киңлекләрен җайга салу, компьютер һөҗүмнәренә каршы тору алымнары турында фикер алышачакбыз», – диде ул Хөкүмәт структураларының да, Россиянең әйдәп баручы компанияләренең дә докладлары әзерләнүен искәртеп.

Вершинин бәяләвенчә, халыкара мәйданчыкларда Россиянең мөселман дөньясы белән цифрлы көн тәртибе буенча позицияләре якын яки туры килә. Беренче чиратта, БМО һәм Халыкара электр элемтәсе берлеге турында сүз бара.

РФ тышкы эшләр министры урынбасары шулай ук барлык кунакларга да чыгыш ясау һәм сораулар бирү мөмкинлеге булачак, дип өстәде. Чара нәтиҗәсендә партнерларның «мәгълүмати иминлек өлкәсендә хезмәттәшлекне алга таба ныгыту өчен» конкрет ихтыяҗларын ачыклау күздә тотыла, дип сүзен төгәлләде ул.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы ел саен Татарстан башкаласында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткәрелә. 2024 елда чарага 87 илдән 20 меңнән артык катнашучы җыелды, ул Россиянең ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булды. Форум кысаларында ислам банкингы, партнерлык финанславы, эшмәкәрлек, инвестицияләр, логистика һәм хәләл яшәү рәвеше кебек темалар карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100