Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«KazanForum - 2026»га вице-премьер Барадар җитәкчелегендә Әфганстан делегациясе киләчәк
Әфганстан хөкүмәте делегациясе «KazanForum - 2026»га килергә планлаштырыла. Узган елдагы кебек үк, делегацияне Әфганстанның икътисади мәсьәләләр буенча вице-премьеры Абдул гани Барадар җитәкләячәк. Аның белән профильле министрлар һәм 50 эре бизнес-компания башлыклары киләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчелеге хәбәр итте.
«Әфганстан Ислам Әмирлеге делегациясе – KazanForum ислам форумының традицион катнашучысы. Быел Әфганстан җитәкчелеге Россия министрлары һәм Россия бизнес-структуралары вәкилләре катнашында, дәүләт һәм бизнес-контрактларга кул куеп, чираттагы Россия-Әфганстан бизнес-форумын уздырырга планлаштыра. Узган форумда имзаланган барлык контрактлар сыйфатлы һәм вакытында үтәлде», - дип билгеләп үтте Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз