news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«KazanForum 2026»га татарчадан синхрон тәрҗемә ясаучы ясалма фәһем системасы әзерләнә

2026 елда Казанда узачак «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисади форумында татар теленнән синхрон тәрҗемә ясаучы ясалма фәһем системасы тәкъдим ителергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Хәсьянов хәбәр итте.

«Киләсе форумга синхрон тәрҗемә әзер булырмы, юкмы, төгәл әйтә алмыйм, әмма без бу юнәлештә эшләячәкбез», – дип белдерде Хәсьянов.

Ул билгеләп үткәнчә, гамәли семиотика институтындагы Казан галимнәре Tatsoft системасы нигезендә рус-татар телләрендә тавышлы онлайн-тәрҗемәче булдыру юнәлешендә актив эшли. Проект татар һәм рус телләрендәге сөйләмне аңлау, аны тәрҗемә итү һәм тавышландыруны үз эченә ала.

Аның сүзләренчә, бу юнәлештәге эшләнмәләрне барлык төрки телләр өчен шундый ук сервислар булдыруда кулланырга мөмкин булачак.

«Бүгенге көндә безнең телләр, аерым алганда татар теле кулланылган ясалма фәһем системаларын бездән яхшырак белүче юк», – дип белдерде Хәсьянов.

Ул шулай ук әлеге системаны булдыру эшенең арадаш нәтиҗәләрен быел «Kazan Digital Week»та тәкъдим итәргә вәгъдә итте.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot